Специальность
Не выбрана
Материалы
Раздел: Родной язык
Фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз. Фатих Кәрим- татар шигърияте үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, милләтебезнең hәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып hәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елы төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның тууына бер гасырдан артык вакыт узды, әмма исеме телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен күңелләргә якыная бара