Конспект непосредственно образовательной деятельности в подготовительной к школе группе. Тема «Жил такой парень»

30 января 2019
Цель: воспитание нравственно-патриотических чувств детей на основе изучения истории своей семьи, родного города и страны.
Получите доступ ко всем материалам
Полный и неограниченный доступ ко всем материалам методической библиотеки на год с момента подачи и оплаты заявки. Доступ стоит 500 руб в год
Если Вы уже подавали заявку – тогда войдите или зарегистрируйтесь на сайте под тем же email-адресом, на который оформляли доступ
Также доступ ко всем материалам получают БЕСПЛАТНО
Участники Федерального учебно-методического объединения учителей
БЕСПЛАТНО
Участники объединения получают множество привилегий включая бесплатное прохождение любых курсов КПК и переподготовки (оплачивается только изготовление и отправка документов), бесплатные сертификаты, благодарственные письма, стажировки зарубеж, помощь в прохождении аттестации, юридическую помощь и многое другое.
Наши постоянные пользователи
БЕСПЛАТНО
Если Вы проходили профессиональную переподготовку (1 любой курс) или повышение квалификации (2 любых курса) в 21/22-м учебном году – Вы как наш постоянный клиент получаете много преимуществ, включая бесплатный доступ к трансляциям, получению сертификатов и многому другому.
Похожие материалы
Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе.

Темасы: «Халкым чишмәсеннән су эчәм» Максат: төрле фольклор элементлары кулланып балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү; Бурычлар: Белем бирү бурычы: фольклор аша балаларны туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрә белергә өйрәтү, сөйләмнәрен үстерү; Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын арттыру, уйлау-фикерләү сәләтен үстерү; Тәрбияви бурычлар: балаларда туган телгә, туган илгә мәхәббәт уяту, кешелеклелек, әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү. Җиһаз: Күрсәтү өчен материал: магнитофон, “Туган тел”, “Дустым бар” җырлары, туп, түбәтәй, әкият рәсемнәре, өй макеты, кулъяулык, самовар. Тарату өчен материал: балаларга күчтәнәч Балалар белән алдагы эш: балалар белән табышмаклар, җырлы-биюле уеннар өйрәнү, татар халык әкиятләре белән танышу. Тәрбияче әзерлеге: шөгыль өчен кирәкле җырлар табу, уеннар сайлау, төрле әкиятләргә рәсемнәр ясау. Шөгыль барышы - Балалар, килегез минем яныма, түгәрәккә басабыз. Психогимнастика: Кояш чыкты, күзен кысты, Йоклап ятма, ялкау булма, Тор, - диде. Мин кояшка сәлам бирдем Әйдә, бергә уйныйк, - дидем. - Хәзер бездә, балалар, учыбызга җылыны җыйдык, бер-беребезгә кулыбызны, үз җылыбызны бирдек, елмаештык һәм матур итеп урыннарга утырдык. - Дөрес итеп утырдык һәм бер җыр тыңлыйбыз. (Г.Тукай “Туган тел”) - Балалар, ә бу җыр нәрсә турында иде? - Туган тел турында. - Дөрес, балалар, ә безнең туган телебез – ул татар теле. Бүгенге шөгылебездә без, балалар, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә дип сәяхәткә чыгабыз. Бу сәяхәттә безгә бик күп белемнәребезне искә төшерергә кирәк булыр. Сез әзерме? - Әйе. - Әйтегез әле, безгә тел ни өчен кирәк? - Сөйләшер өчен. - Дөрес, бер-беребез белән аралашыр өчен безгә тел кирәк. - Ә менә безгә иң беренче булып татар телендә кем эндәште икән? - Әниләр. - Әйе, сезнең дә, балалар, иң беренче сүзегез “Әни”, я булмаса “Әннә” дигән сүз булгандыр. - Әйдәгез әле, шуның турында шигырь тыңлап үтик: Тыңлап бишек җырларыңны Елавым басылган бит. Телем дә минем иң әүвәл “Әннә” дип ачылган бит. - Ә хәзер, балалар, минем яңга түгәрәккә бастык. Карагыз әле, нинди матур туп көтеп тора безне. Әйдәгез әле, балалар, бу туп белән уйнап тылсымлы сүзләрне искә төшереп алыйк. (Исәнмесез, саубулыгыз, тыныч йокы, рәхим итегез, ашыгыз тәмле булсын, гафу ит, рәхмәт, тәмле төшләр, хәерле көн...) - Яхшы, күркәм гадәтләр, тылсымлы сүзләр безгә һәр адымда кирәк. Без аларны онытмаска, гел кулланып торырга тиеш. - Карагыз әле, балалар, монда бер тылсымлы тартма бар. Ачып карыйк әле, эчендә нәрсә бар икән? (Түбәтәй) - Бикрәк матур чиккән түбәтәй. Бу түбәтәй белән уйнап алыйк. Кемдә түбәтәй кала, шул бер табышмак әйтә. Мәсәлән: 1. Җәен дә, кышын да бер төсле. 2. Энәсе бар, тегә белми. 3. Бер агачта ике яфрак. 4. Утта янмый, суда батмый. 5. Сикерә белә, йөгерә белми... “Түбәтәй” уены: Түп-түп-түбәтәй, Түбәтәем укалы, Чиккән матур түбәтәем Кемдә икән тукталды. - Табышмакларны да бик күп беләсез икән, балалар. - Сәяхәттә йөри-йөри әкиятләр дөньясына да килеп җиткәнбез. Карагыз әле, балалар, бу рәсемнәр нинди әкитләрдән икән? (“Йомры икмәк”, “Бүре белән кәҗә”, “Төлке белән бүре”, “Шалкан”). - Булдырдыгыз, балалар, әкиятләрне дә яхшы беләсез. - Карагыз әле¸монда бер өй бар. Әнә әби үзе дә күренә түгелме? - Исәнме, әбекәй! - Исәнмесез, балакайларым! - Без, әби, татар телебезнең байлыгын күрергә дип сәяхәткә чыккан идек. Бик күп табышмаклар, тылсымлы сүзләр, әкиятләр искә төшердек. - Әй, балакайларым, яшь чагында без дә кич утырып кызык-кызык җырлы-биюле уеннар уйный идек. Әллә соң берсен сезгә өйрәтимме? - Бик теләп өйрәнәбез, әбекәй! Җырлы-биюле уен “Дустым бар” (Л. Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре). - Рәхмәт сиңа, әби! Бик күңелле уен. Без аны гел бергәләп уйнарбыз. - Балалар, Мин бәхетле булыр идем, Сөйләшсәгез ана телендә. Әти-әни рәхмәт сезгә диеп Әйтәлсәгез татар телендә. - Бала: Әткәң-әнкәң телен белсәң Адашмассың кайда да, Туган телеңдә эндәш син Кояшка да, айга да. - Балалар, без бүген ниләр эшләдек? Әйдәгез бергәләп искә төшерик. - Тылсымлы сүзләр әйттек. - Табышмаклар оттык. - Әкиятләр таныдык. - Балалар, татар телебезне өйрәнергә онытмаска кирәк! - Әби: Ә хәзер, балалар, минем өемә кереп, бергәләп күчтәнәчләр белән чәй эчеп алырбыз.

Комментарии
Это ваш материал?
Войдите или зарегистрируйтесь на сайте под тем email-адресом, под которым Вы загружали данный материал. После этого Вы сможете:
Заказать сертификат
Получить заказанные ранее