Алабуга тарихында минем якташым

Региональная научно-практическая конференция школьников «Наше наследие» Секция: краеведение Исследовательская работа Алабуга тарихында минем якташым Исламова Алина МБОУ «СОШ №10» Елабужского муниципального района 11м класс Научный руководитель: Учитель: Абзалова М.Н. Елабуга-2013 Эчтәлек I. Кереш. Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.........................3 II. Төп өлеш. Маһинур Фәйзуллина-кандидатлык диссертациясе яклап,гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы.....................................4 2.1. Гаҗәеп язмыш, һаман белемгә, гыйлемгә омтылган, яңалыкка сизгер, яктылыкны өмет-маяк иткән тормыш юлы ..........................................................4 2.2. Маhинур апаның М. Җәлил белән мөнәсәбәте — үзе зур истәлекле, гыйбрәтле вакыйга ..................................................................................................8 2.3.Маһинур Фәйзуллинаның Алабуга белән бәйле тормышы..........................9 2.4. “Көмеш медальнең икенче ягы”....................................................................10 III. Йомгаклау. Яши әле Маhинур апа, оныклары күңелендә яши, шәкертләре, коллегалары, дуслары, туганнары күңелендә якты истәлек булып саклана. ...................................................................................................................10 Кулланылган әдәбият исемлеге .........................................................................11 1. Кереш. Маһинур Фәйзуллина – кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы безнең шәһәребездә кырык елдан артык яшәгән. Безнең шәһәребездә халкыбызның Һади Такташ, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәләмов һ.б. кебек олуг шәхесләребез тормышына һәм иҗатына турыдан-туры катнашы бар аның. Гомере буе укучыларының, студентларның иң яраткан укытучысы булган ул. Кешелекле, ягымлы, игътибарлы, тирән белемле булганы өчен үз иткәннәр аны. Шуңа күрә үзебезнең максатыбыз итеп, без шушы мөхтәрәм шәхеснең исемен, татар әдәбиятына керткән өлешен өйрәнүне һәм халыкка җиткерүне куйдык. Максатыбызга ирешүдә түбәндәге бурычларны билгеләдек: 1. Маһинур Фәйзуллинаның тормыш юлын өйрәнү; 2. Аның турындагы истәлекләр белән танышу; 3. Маhинур апаның М. Җәлил белән мөнәсәбәтен барлау; 4.Маһинур Фәйзуллинаның Алабуга белән бәйле тормышына күзәтү ясау Маһинур апаның истәлекләргә бай тормыш юлын өйрәнгәндә түбәндәге чыганакларга таяндым: М Исмәгыйлева С. “Истәлекләргә бай тормыш юлы”. “Алабуга нуры”, 2001 ел, 7 июнь. Әхмәтова Г. “Укытучым Маһинур апага”, “Алабуга нуры”, 2001 ел, 7 июнь. Фәйзуллина М. “Габдрахман Әпсәләмовның якты истәлегенә багышлап”, “Яңа Кама”, 1981 ел, 29 декабрь. Фәйзуллина М. “Җәлил турында истәлекләр”, кулъязма. Бу фәнни эшемне эшләп,мин шундый нәтиҗә ясадым: Маһинур апа Алабуга тарихына күренекле шәхес буларак кереп калды һәм аның тормыш юлын өйрәнү бик зур әһәмияткә ия. Аның М.Җәлил турында беренчеләрдән булып мәкалә язып чыгуы һәм сугыштан соңгы елларда аның намуслы исемен халыкка кайтаруда зур батырлык эшләве әдәбият белемендә үз бәясен алырга тиеш дип уйлыйм. 2. Төп өлеш. Маһинур Фәйзуллина-кандидатлык диссертациясе яклап,гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы 2.1. Гаҗәеп язмыш, һаман белемгә, гыйлемгә омтылган, яңалыкка сизгер, яктылыкны өмет-маяк иткән тормыш юлы 1901 нче елның 13 июнендә, дала җилләренә йөзен куеп, үзенчә яшәп яткан казах шәһәре Атбасарда Маһинур исемле бер кыз туа. Бәлки нәкъ менә шушы, төрле милләтле һәм телле, төрле гореф-гадәтләре белән бер-берләрен тулыландырып яшәүче халыклар тупланган җирдә тууы ук аның авыр да, шул ук вакытта кызыклы да тормыш юлын билгеләгәндер... 20нче йөз башының әһәмиятен без бары тик гасыр азагында гына объектив бәяли башладык. Бу чор татар халкының тормышында аерым әһәмияткә ия: халкыбызның милләт буларак үз йөзен тоеп, дөньяда үз урынын билгеләве, алдынгы культура һәм яңа әдәбияты формалашуы шушы чорда була, профессиональ татар театрының, музыкасы һәм рәсем сәнгатенең барлыкка килүе дә шушы чорга карый. Белемгә омтылыш, рухи күтәрелеш, татар тормышына , универсальлеккә омтылган, тарихи хәтере уянган ренессанс типлы кешенең килүе... Япь-яшь Маһинур Фәйзуллина шушы дөньяга килеп керә. Бу вакытта инде татар интеллегенциясенең беренче буыны я әдәби иҗатта, я Дәүләт Думасында, я милли агарту эшендә үзен раслаган, кайберләре, Тукай кебекләре, үзләреннән якты эз, әдәби шедеврлар, татар классикасын калдырып, бик иртә китеп тә барган. Атбасарның талантлы кызы нәкъ менә шундый алдынгы интеллегенция арасына килеп керә, милли культураны яңартуда катнашып, үзе дә рухи үсеш кичерә. Маһинур биш яшендә укырга һәм язарга өйрәнә. Яңа метод белән укытучы Иж-Бубый мәдрәсәсеннән килгән яшь укытучылар кечкенә кыздагы гаҗәеп сәләтне тиз күреп алалар. Шулар киңәше белән ул 13 яшендә Троицк каласындагы хатын-кыз укытучылар семинариясенә (дарельмөгаллимәт) керә. Бу уку йортында, иске карашлы дин белгечләре белән беррәттән, шактый ук алдынгы карашлы һәм белемле укытучылар эшли. Семинариянең директоры Петербургта югары Бестужев курсларын бетергән Ракия Юнысова уку йортына белемле педагогларны туплый. Шундыйларның берсе – әдәбият һәм тарих укытучысы Газиз Гобәйдуллин турында аерым әйтеп китәргә кирәктер. Гаҗәеп акыллы, энциклопедик белемгә ия булган, соңыннан профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән бу шәхес 1909 нчы елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, соңрак профессор тарихчылар В.М.Хвостов һәм Н.Н.Фирсов киңәше белән тарих-филология факультетына күчә. Ә менә безнең алдыбызда Маһинур Фәйзуллинаның семинарияне бетерү турындагы таныклыгы. Татар, рус, гарәп телләре, математика, география, табигать белеме, анатомия, гигиена, физика һәм химия, педагогика һәм дин белеме...- барысы 16 предметтан бары тик бишлеләр генә! Маһинур Фәйзуллина- үз халкының иң яхшы традицияләрен саклаган хәлдә яңа тормышка аяк баскан татар хатын-кызларының берсе. 1924 нче елдан бирле коммунист булса да, аңарда революцион кырыслык, сугышчан атеизмны күрмисең. Әлбәттә, революция аны, меңнәрчә яшь каһарманнарны үзенә тарткан кебек, үзенең яңарыш маягы белән җәлеп итә. Аларның берсе дә ул вакытта гражданнар сугышы утында янарбыз, репрессияләр корбаны булырбыз дип уйламый бит. Семинарияне тәмамлагач, Маһинур үз туган шәһәренә кайта, татар мәктәбендә укыта башлый. Шулай аның 6 дистә елга сузылган педагогик эшчәнлеге башланып китә. 1920 нче еллар башында Маһинурның тормышы кискен үзгәрә: яңа властьларның юлламасы белән ул Себергә эшкә китә. Башта Иртыш янындагы Тара шәһәрчегенә укытучылар курсына, ә аннан – Омскига. Яшьлек дәрте ташып торган Маһинур “Культура фронты” эшенә баштанаяк чума: мәктәптә укыта, үзе педтехникумда укый, ЦК ВКП(б)ның себер бюросы органы булган “Азат Себер” газетасын чыгаруда катнаша. Бу газетаның редакторы 1918 нче елдан бирле большевиклар партиясе члены, гражданнар сугышында катнашкан Хәбиб Вәлиев була. Маһинур аңа кияүгә чыга. Тик гаилә тормышы озын гомерле булмый. Вәлиев Хәбиб Вәли улын, ул вакыттагы Җир эшләре наркомын, 1937 нче елның 17 сентябрендә кулга алалар һәм ачык суд 12 кешенең 7сен, шул исәптән Хәбиб Вәли улын да, атарга хөкем итә. Вәлиев Хәбиб Вәли улының биографиясеннән 1896 нчы елда Чистай шәһәрендә, эшчеләр гаиләсендә туа, иртә ятим кала, урта белем ала. Казанда Кызыл Армия сафларына баса. Гыйльми Камай белән бергә 5нче Армия составында Омскига килә. Хәбиб Вәлиев 6 айлык партия курсларының мөдире була, Гыйльми Камай да шунда укыта. 1922 елда – Славгородта Исполком рәисе урынбасары. 1924 елда – Новониколаевскида (Хәзерге Новосибирски) “Азат Себер” газетасы редакторы. 1925 ел – Мәскәү, ВЦИК инструкторы, “Нәшрият” кооператив басмаханәсенең директоры. 1928 ел – Казан, инструктор, обкомда кадрлар бүлеге мөдире, Җир эшләре наркомы урынбасары. Өч бала атасы. Ике улы Бөек Ватан сугышында 19 яшьләре дә тулмаган килеш һәлак була. Кызыннан 2 оныгы бар, бүген 2 оныкчыгы Казанда, 2 оныкчыгы Америкада яши. Аларның очрашуы киләчәк буыннарга бәхет һәм шатлык кына китерергә тиеш иде кебек. Тик тарихны урап узып булмый шул. 1924 елда Хәбиб Вәлиевны Мәскәүгә ВЦИК эшенә юллыйлар. Ул анда милләтләр эше буенча бүлекнең инструкторы була. Ә Маһинур Гайнулла кызы Н.Нәриманов исемендәге татар мәктәбендә укыта. Аның укучылары арасында киләчәктә танылган прозаик булачак Габдрахман Әпсәләмов та була. Ул үзенең соңгы әсәрләренең берсе - “Яшел яр” романын үзенең укытучыларына багышлый. Маһинур апа белән ул озак еллар язышып тора, аны бәйрәмнәр, истәлекле көннәре белән котлый. Менә шундый хатлардан бер өзек: “ Минем укытучыларымнан Сез генә исән калдыгыз. Сезнең йөздә мин үземнең бөтен укытучыларыма рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әгәр мин аз гына булса да үз халкыма файдалы икәнмен, моның өчен мин укытучыларыма бурычлы. Сез үзегезнең укучыларыгызны юмарт, бай рухлы итә алдыгыз. Үзебезнең үсешебез белән без Сезгә бурычлы”. Ленин үлгән, ил өчен авыр һәм фаҗигале булган 1924 елда, Маһинур Фәйзуллина ВКП(б) членлыгына кандидат була. Ә партбилетны аңа Замоскворецки районының партия оешмасында райком секретаре Розалия Самойловна Землячка тапшыра һәм ябык йөзле, чәчләрен шома итеп артка тарап куйган бу ханым аңа партия билетын лаеклы йөртергә дигән наказ бирә. Землячка үзе 1896 елдан партияле, Одессада “Искра” газетасының агенты була, 1901 нче елдан РСДРПның икенче һәм өченче съезды делегаты, Ленин турындагы истәлекләрнең авторы. Үзенә партия билетын шундый батыр һәм лаеклы хатын тапшыруы белән Маһинур Гайнулла кызы һәрвакыт горурлана. Мәскәү тормышы – аның тормышының иң кайнаган чоры. Монда ул бөтен барлыгы белән педагогик эшчәнлеккә тартыла, әдәби эшчәнлек белән дә шөгыльләнә башлый. “Октябрь балалары” һәм “Гали белән Вәли” дигән ике китабы дөнья күрә. Бу гаҗәеп очрашулар еллары соңыннан аның иң зур байлыгы буларак исендә кала. 1926 елда Маһинур ханым Замоскворец район советына башкала хатын-кызлары исеменнән сайлана, ә тагын бер елдан Мәскәү шәһәр советы депутаты була. 1927 елда Кремльдә Бөек Октябрьнең унъеллыгына багышланган хатын-кыз активисткаларның Бөтенсоюз киңәшмәсе була. М.Фәйзуллина анда чыгыш ячый. Үзбәк һәм төркмән хатын-кызлары делегациясе җитәкчесе буларак, ул монда Луначарский белән таныша. Тиздән дөньяда беренче хатын-кыз илче А.М.Коллантай белән очрашу бәхетенә дә ирешә. Маһинур ханым инде аның турында шактый ук белгән була. Мәсәлән, Коллантайның Петроградтагы кораллы восстаниене оештыруда катнашуын да, беренче Совет хөкүмәте составына керүен дә белә, күп мәртәбәләр Ленин белән очрашуы, хатын-кызларның революцион хәрәкәте турында китаплар һәм мәкаләләр авторы булуыннан да хәбәрдар була ул. Көнчыгыш хатын-кызларының бөтенсоюз киңәшмәсендә Маһинур Гайнулла кызы Н.К.Крупская чыгышын тыңлый. Тыйнак, гади генә блузка һәм караңгы төстәге сарафан кигән бу ханым хатын-кызларның патша самодержавиесе вакытындагы тормышы, дини деспотизм турында ышандыргыч һәм җанлы итеп сөйли, культпросвет эшенең асылын аңлата, культура хезмәткәрләрен халыкның матур традицияләренә таянырга чакыра. Хәзер мондый форумнарга караш икенче, әлбәттә. Ләкин тарихны сызып атып та, яңадан язып та булмый. Большевиклар, чыннан да, җәмгыятьтәге перспектив тендецияләрне аңлап эш итәләр. Социаль һәи милли өлкәдә бигрәк тә. Хатын-кызлар хәрәкәте белән дә шулай ук. Россия хатын-кызларын, бигрәк тә көнчыгышта, коллыктан азат итү мәсьәләсенә ил җитәкчелеге бигрәк тә сак карый. Хәтта хатын-кызга шактый ук югары караган татарлар арасында да бу проблема тора. Ә инде Үзбәкстан, Төркмәнстан, Каракалпакстан һәм башка республикалардан килгән 300 делегатның дулкынлануларын аңларга була, әлбәттә. Совет власте аларга бәхетле һәм азат тормышка өмет бирә. Һәм моңа ышаналар! Маһинур ханым да ышана. Бөтен җирдә һәм бар нәрсәгә өлгерә. Характеры шундый. Мәскәү тормышы вакыйгалар белән дә кайнап тора. Фәйзуллина түземсезләнеп алга омтыла. Күбрәк беләсе, күрәсе, истә калдырасы һәм укучыларына җиткерәсе килә аның. Ул М.И.Калининны тыңлый, Клара Цеткин белән очрашу бәхетенә ирешә. Тагын бер очрашу аның хәтеренә нык сеңеп кала: ул татар эшчеләр клубында Муса Җәлилне күрә. Аның ире Хәбиб Вәлиев бу вакытта Татар кооператив типографиясен җитәкли, китап басу һәм агарту эшенә күп көч куя. Ләкин икенче елны ук аңа татар обкомын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Маһинур ире һәм ике улы белән Казанга күчеп кайта, пединститутның көндезге бүлегенә укырга керә. Тагын бер елдан аларның гаиләсендә өченче бала булып кызлары туа. Казан тормышы менә шулай матур башлана һәм... 37 елга кадәр шулай дәвам итә. Хәбиб Вәли улы шулай ук талантлы кеше була. Иртә ятим калуына карамастан, тырышлыгы белән белемле кешегә әйләнә. Бик матур җырлый, скрипкада уйный. Гаилә бергә җыелганда, чып-чын бәйрәм була. 1931 елда Маһинур Гайнулла кызы институтны тәмамлый һәм профессор Галимҗан Нигъмәти кул астында аспирантурада калдырыла. Бу бик сәләтле галим, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм публицист була. Берничә елдан әлеге беренче буын татар профессурасы тулысынча диярлек репрессияләнә: Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай һ.б. Татар халкы, татарның мәгарифе өчен бу бик зур югалту була. Шушы югалтулар яссылыгында, бәхетле очрак белән М.Фәйзуллина кебек кешеләрнең исән калуы, Сталин иләгеннән котылуы чын могҗиза була. Бары тик шулар тырышлыгы белән яңа милли культура, чын татар интеллегенциясе сакланып кала. Әлегә Маһинур республиканың әдәбият тормышында кайный. Киңәшмәләрдә чыгыш ясый, мәкаләләр бастыра. Шул еллардан истәлек булып калган бер фотографиядә – татар әдәбиятының бөтен “каймагы”: инде танылган һәм булачак классиклар һәм алар арасында бердәнбер хатын-кыз Маһинур Фәйзуллина, әлбәттә, уртада. Ул Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәсән Туфан белән актив эшли. 4нче һәм 7нче сыйныфлар өчен дәреслекләр чыгара. Һади Такташ белән дуслар, күптәнге дуслары Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова белән дә дуслык җепләре нык. Бу кешеләрнең дә күпчелеге соңыннан репрессияләнә бит. Шекспир трагедияләрең бер якта торсын. Ә иң куркынычы, бу фаҗига Маһинур ханымның үз гаиләсен дә читләп үтми. Гомум репрессияләр елы туа... Маһинур Гайнулловнаның кызы Ария Хәбиб кызы хәтерендә менә ниләр саклана: “1937 нче ел. Әти ул вакытта Җир эшләре наркомының урынбасары булып эшли. Без аны өйдә күрмибез дә диярлек. Соңгы елда, зур абыемны үзе белән алып, ул кыш буе диярлек республика районнарының берсендә яшәде, чөнки авыл хуҗалыгындагы катлаулы хәлләр белән урында җитәкчелек итәргә кирәк иде. 1937 нче елның азагында аны бернинди сәбәпсез эштән кудылар. Бер айдан кулга алдылар. Аны, бөтен гомере буе гадел җәмгыять өчен көрәшкән, Ленин идеяләренә тугры калган чын коммунистны, корткычлыкта гаепләделәр. Имеш, ул авылдан-авылга йөреп, малларны агулаган, Татарстанда шуңа күрә, имеш, хайваннар күп кырылган. Ачык суд булды. Аңа кадәр, төрмәдән ул бер язу бирә алды. Ул анда үзен ничек кыйнаулары, газаплаулары турында язган иде. Судта ул бер гаебен дә танымады, залда утырган әнигә, кычкырып, тизрәк Мәскәүгә Н.К.Крупская янына барырга кушты. Ә әни Мәскәүдә йөргән арада, аны атканнар иде инде... Институтта тоташ кулга алулар башланды. Институтның җитәкчесе профессор Нигъмәти дә кулга алынды. Әни бу вакытта укытучы булып эшли иде. Аның портреты Почет тактасына эленгән иде. Минем кулларымда шул вакыттагы киңәшмәнең могҗиза белән исән калган беркетмәсе. Анда хезмәттәшләренең әниемне эштән куу һәм “халык дошманы” белән элемтәдә булганы өчен партиядән чыгару турында төрле сәбәп табулары ачык күренә. Әнием ел буе эш таба алмады. Аны хәтта заводка эшче итеп тә алмадылар. Мәскәүдәге квартира урынына бирелгән квартираны да алмаштырырга тырышып карады. Бераздан Казан кирпеч заводына урнаша алды, ә күпмедер вакыттан соң кабат институтта укытучы булып эшли башлады. 2.2. Маhинур апаның М. Җәлил белән мөнәсәбәте — үзе зур истәлекле, гыйбрәтле вакыйга Дуслары бик нык ярдәм итте. Безгә Заһидә апа Тинчурина, Латыйп Җәләй килә иде. Сәрвәр апа Әдһәмова да тоткынлыктан азат ителде. 1939 нчы елда ул вакытта Татарстан язучылар союзын җитәкләгән Муса Җәлил килде. Ул әнине актив эшкә җәлеп итте. 1939 нчы елда Ш.Камалның юбилее иде, әни әлеге юбилейны оештыруда һәм үткәрүдә катнашты, докладлар белән чыгыш ясады. “Ш.Камалның “Таң атканда” романының социаль әһәмияте” дигән статьясы басылды. Муса Җәлилнең үз иҗаты да аны дулкынландыра иде. 1940 елда аны Казан институтыннан Оренбургка татар әдәбияты турында лекцияләр укырга җибәрәләр. Программага М.Җәлил иҗаты да кертелә. Шагыйрьнең иҗаты турында әле бернинди мәкаләләр, рецензияләр дә булмый, шуңа күрә Маһинур Гайнулла кызы шагыйрьнең иҗаты турындагы карашлар системасын үзе эшли. Лекцияләр студентларны бик кызыксындыра. Шагыйрь иҗаты турында зур мәкалә булдыру идеясе туа. Күпмедер вакыттан шундый киңәшмәләрнең берсендә аның янына М.Җәлил үзе килә һәм: “Сез минем иҗатым турында мәкалә язарга уйлыйсыз икән, кирәкле материалларны мин сезгә үзем бирермен”, - ди. Икенче көнне ул шигырьләр һәм поэмалар белән тулган иске дәфтәрләрен алып килә. Алар арасында әле басылмаган “Хат ташучы” поэмасының кулъязмасы да була. Билгеләнгән көнне ул Язучылар союзына үзенең мәкаләсен илтә. Аны анда М.Җәлил һәм танылган язучы, “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең авторы Г.Кутуй каршы ала. Мәкалә икесенә дә ошый һәм ул 1940 елгы “Совет әдәбияты” журналында басылып та чыга. “Хат ташучы” поэмасы басылгач, М.Җәлил әлеге китабын “Тирән хөрмәт билгесе буларак Маһинур Фәйзуллинага. 1940 ел, 5 май” дип язып, әниемә бүләк итә. Әлеге мәкалә шагыйрь үзе исән чакта чыккан бердәнбер мәкалә дип уйланыла. Шагыйрь иҗатына ул 1948 нче елда, әле Җәлил исеме пышылдап кына әйтелгәндә тагын әйләнеп кайта, “Совет әдәбияты” журналының 2нче санында “Гражданнар сугышы героикасы” дигән мәкалә басыла. Берничә исем арасында М.Фәйзуллина М.Җәлил иҗатына шактый киң туктала (Әле “Моабит дәфтәрләре” турында белмиләр, шагыйрь турында күбрәк хыянәтче буларак телгә алалар). Обком җитәкчелегенә бу, әлбәттә, ошамый, авторга һәм баш редактор Кави Нәҗмигә җитди кисәтү ясыйлар. 2.3. Маһинур Фәйзуллинаның Алабуга белән бәйле тормышы “1941 нче елда безнең гаиләне Казаннан Алабуга шәһәренә командировать иттеләр, дөресрәге, сөрделәр. Шушы вакыттан алып аның бөтен гомере диярлек шушы шәһәр һәм АДПИ белән бәйле, монда ул үзенең хезмәтенең соңгы көннәренә кадәр татар филологиясе кафедрасын җитәкләде. Ә алда әле тагын да зуррак сынаулар көтә...” Илебезгә фашистлар басып керүен ишеткәч, Маһинур Гайнулловнаның зур улы Ук: “Безне җиңәргәме? Беркайчан да!” - ди. Характеры белән ул хыялый була. Дулкынланып торган чәчле, матур коңгырт күзле бу егетне авыр сугыш шартларында итеп күз алдына китерүе дә авыр. 1942 нче елның көзендә ул фронтка китә. Ә бер елдан иң көчле ут астына, Сталинград фронтына эләгә. Январь ахырында Маһинур апага “похоронка” килә: “Пулеметчы Ук Вәлиев батырларча һәлак булды”. Аны Сталинградта җирлиләр. Маһинур ханым янында бу вакытта кызы Ария генә була: кече улы Эмик та бу вакытта фронтта сугыша. “Туган илем, совет халкы, Ук өчен, синең өчен үч алу сәгатен көтәм”, -дип яза ул үзенең хатында. Ә икенчесендә мондый юллар бар: “Ерак фронт алды авылыннан язам. Күпме җимерелгән шәһәр һәм авыллар аша үттем мин. Ике мең йорттан бер торба да калмаган. Шәһәр урынына чәчәргә була. Ләкин таланган, күпме газаплар күргән җирле халык сугышчылар белән үзенең соңгы икмәген бүлешә. Аларның горур рухы сынмаган! Гаҗәеп безнең совет халкы!” Бу Эмикның соңгы хаты була. Тиздән әнисенә улының яралардан үлүе турында хәбәр килә. Ирен югалту ачысыннан айнырга өлгермәгән йөрәккә кайгы өстенә кайгы: инде янәшәсендә уллары да юк. Бу кайгыларны җиңәргә, алай гына түгел, үзенең бөтен ихтыр көчен учларына җыеп түзәргә генә түгел, шушы елда диссертация язарга һәм аны якларга да үзендә көч таба Маһинур Фәйзуллина. Исмәгыйлева С. “Истәлекләргә бай тормыш юлы”. “Алабуга нуры”, 2001 ел, 7 июнь. 25 ел узганнан соң, почта тартмасыннан балалар кулы белән язылган конверт килеп чыга. Бу хатны Брест өлкәсенең Знаменское мәктәбе укучылары яза: “Безнең авыл белән янәшә туганнар каберлеге бар, анда сезнең улыгыз Эмик Хәбиб улы да күмелгән. Без һәлак булган батырлар турында альбом төзибез, безгә үзегезнең улыгыз турында сөйләгез әле”, - дип язылган була анда. Чирек гасыр узган, ә яралары элеккедән дә авыррак, күз аллары караңгылана. Менә ул ерак Знаменкада, үзенә хат язган укучыларны эзләп таба. Биек обелискта үзенең улы Эмикның исеме язылган каберлеккә дә килә, тезләнеп, улы яткан җирнең туфрагын үбә... Менә Вәлиева Ария Хәбиб кызының Мәскәүдәге “Известия”газетасында басылган хатыннан өзек: 2.4.“Көмеш медальнең икенче ягы” Минем сугышта ике абыем һәлак булды. Алардан бары тик “похоронка”лар һәм каберләр генә калды. Мамаев Курганда һәм Брест районының Знаменка авылында. Бары тик 46 елдан соң гына миңа, аларның сеңлесенә, энем лейтенант Эмик Хәбиб улы Вәлиевнең “Батырлык өчен” медаленең таныклыгын тапшырдылар. Медальнең үзен бирмәделәр. Аңлаттылар, медаль көмештән икән, димәк, бирелми, бирелергә тиеш түгел икән. Шундый кешелексез закон да буламыни? Аңа калса, мин ул медальне сатып, яисә алыштырып алыр идем. Димәк, һәлак булган егеттән аның каны белән яулап алган медален кызгандылар...” Мәскәүдә 1990нчы елда басылган әлеге хатка һәм студент Окунева Александра мәкаләсенә Алабуганың армия чиновникларыннан беркем дә җавап бирми. Армия бюрократиясе менә шундый. Ә шушы медальне үзләштергән кеше герой булып йөри. 1956 елда гаиләгә яшь кияү, төньяк флотта 7 ел хезмәт иткән элеккеге моряк Евгений Шабашвили килә. Ул АДПУ ның техник факультетында эшләде, фәннәр кандидаты. Гаиләдә балалар туды. Хәбибкә дә, Ария ханымның абыйларына да аларны күрү насыйп булмады. Ә бәхетле Маһинур аларны тәрбияләп үстерде, аларның чыгарылыш кичәләрендә дә катнашты, аларның мәктәпне алтын медаль белән тәмамлавының да шаһиты булды. Аның үз уллары мәктәпне тәмамлый алмый калдылар бит. Ул әле оныкларының КДУ ның физика факультетын бетерүе турындагы дипломнарын да күрде. Бары тик оныкчыкларын гына күрә алмады. Ләкин алар аның турында беләчәк, аның белән горурланачак. Йомгаклау. Алабуга Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллина турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Алабуганың 2нче татар гимназиясе аның исемен йөртә, АДПУ ның татар әдәбияты һәм культурасы музеенда аңа тулы бер рәт экспонатлар багышланган. Бүгенге көндә 82 яшен тутырып яшәп ятучы кызы Ария Хәбиб кызы төрле кичәләрдә, укучылар белән очрашуларда чын күңелдән әнисе турындагы истәлекләр белән уртаклаша. Татар педагогы, әдәбият белгече, галимә Маһинур Гайнулла кызы Фәйзуллинаның иҗатын өйрәнү дәвам итә. . Файдаланылган әдәбият 1. Исмәгыйлева С. “Истәлекләргә бай тормыш юлы”. “Алабуга нуры”, 2001 ел, 7 июнь. 2. Әхмәтова Г. “Укытучым Маһинур апага”, “Алабуга нуры”, 2001 ел, 7 июнь. 3. Фәйзуллина М. “Габдрахман Әпсәләмовның якты истәлегенә багышлап”, “Яңа Кама”, 1981 ел, 29 декабрь. 4. Фәйзуллина М. “Җәлил турында истәлекләр”, кулъязма.

24 сентября 2013 Мадина Абзалова 0 все материалы автора
fnni-esh-alabuga-tarihyinda-minem-yaktashyim.doc

Скачать

Комментарии

Оставить комментарий

Похожие материалы

Программа "На тропе сотрудничества"

Раздел: Специалисты - Психолог
0

Программа работы педагога-психолога с педагогическим коллективом в школе

© Завуч.инфо Учитель-национальное достояние!
св-во о рег. СМИ ЭЛ № 77–34271

При полном или частичном использовании материалов ссылка на «Завуч.инфо» обязательна. Администрация сайта не несет ответственности за достоверность информации, опубликованной в рекламных объявлениях.

Техподдержка
Минобрнауки РФ Закон об образовании РФ

Контакты редакции:

  • Отдел по работе с сертификатами
    +7 (812) 313-20-42
  • Секретарь главного редактора
    +7 (495) 215-18-63
О проекте
Хочу присоединиться!
 
Рейтинг@Mail.ru